«Табигатьче бабай серләре»: экологик уен (6+)

17 март көнне 16 нчы санлы китапханә беренче сыйныфлылар өчен «Табигатьче бабай серләре» дигән экологик уен үткәрде.

секреты
20230317_083914
20230317_084641
20230317_093434
20230317_093237

Һәрберебез табигатьне ярата, саклый, кадерли ала. Әмма белемнәрсез ярату мөмкин түгел. Нәкъ менә шул максат белән очрашу уздырылды. Чара дәвамында балаларга Табигатьче бабайга чәчәк таҗлары җыюда ярдәм итәр өчен сынаулар узарга туры килде. Уенның һәр этабында катнашучыларны кызыклы биремнәр көтте: «Әдәби аукцион» – хайваннар турында матур әдәбият әсәрләрен искә төшерергә, «Яшел патруль» – табигатьтә үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре турында сөйләргә, «Табиб Айболитта» – дару үләннәре турында табышмакларны чишәргә, «Могҗиза янәшә» – фотолар буенча бөҗәкләрне һәм имезүчеләрне танырга, «Табигать белгечләре» – экологик юнәлештәге табышмакларны чишәргә кирәк булды. Укучылар барлык биремнәрне «бишле»гә җиңеп чыкты. Очрашу азагында балаларга безнең уртак йортыбыз – Җир планетасының сәламәтлеге өчен нәрсә файдалы, нәрсә зыянлы икәнен ачыклау авыр булмады. 

Шулай итеп, җитди темаларга багышланган күңелле уен барышында балалар төп экологик төшенчәләрне искә төшерде һәм дәресләрдә алган экологик белемнәрен ныгытты. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: